Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
@suumbikeДинамика подписчиков
Последние записи
Блогер Рәмзия Әхмәдуллинадан тавык рулеты рецепты Кирәк уртача зурлыктагы бер тавык 15–20 данә караҗимеш 2 чәй кашыгы аджика 2-3 тырнак сарымсак ярты чәй кашыгы тоз кашык очында кара борыч. Эш барышы Тавыкны юып, тиресен ертмыйча гына итен сөягеннән аралыйбыз. Сөягеннән араланган итне тиресе белән аска тактага салабыз. Түш итен юкартып кисеп, тиресе күренеп торган, ите юкарак булган урыннарга каплыйбыз. Итне чүкеч белән таплыйбыз, тоз һәм кара борыч сибәбез. Юка итеп аджика ягабыз. Сарымсакны пресстан чыгарып яки вак угычтан уып ит өстенә сибәбез. Төше алынган һәм юылган караҗимешләрне тавыкның муен ягына бер рәт итеп тезәбез. Шул яктан башлап, тыгыз итеп төрәбез. Рулетны җиңсәгә төрәбез. Баш-башларын һәм уртадан ике җиреннән бәйлибез, берничә җиреннән тишкәлибез. Рулетны, 1,5 см булганчы су салынган табага куеп, 180 градуслы мичтә 50 минутлап пешерәбез. Мичтән алгач, тәмам суынып беткәнче, өстенә сулы банка куеп торабыз. Суынган рулетны кисеп, яшелчәләр белән бизәп табынга чыгарабыз. #Аш_су
Открыть в MaxБез аны «Хәерле иртә!» тапшырулары аша яраттык. Кояшлы шигырьләре, популяр җырлары белән ул үзен якты моңнар иясе итеп танытты. Язучы, шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Шәмсия ҖИҺАНГИРОВАны күркәм юбилее - 75 яшь тулу көне белән котлыйбыз! Меңнәрнең яраткан шагыйрәсенә иҗат уңышлары телибез!
Открыть в MaxКазанның ун ноктасында хәйрия ифтары узды. Масштаблы чара Fashion Iftar проектының ун еллыгына багышланды. Мәскәү базары ифтар мәҗлесен бик үзенчәлекле итеп уздырган. 📹Фәгыйлә Шакирова #рамазан #ифтарлар #татмедиа
Открыть в MaxЯшь иҗат әһелләре башкаруында Әнгам Атнабаевның иң популяр җырлары. Сезгә кайсы күбрәк ошый? 📹 Чулпан Галиәхмәтова
Открыть в MaxМарт саны героинябыз Саба йөзү районы директоры, тренер Гөлназ Сафинадан йөзәргә өйрәнү буенча лайфхак. 📹 Чулпан Галиәхмәтова
Открыть в MaxПсихолог-коуч Илүзә Әминова: «Дистәләгән еллар буена гаиләдә булмаган урынны табу мөмкинме? Моның өчен нәрсә эшләргә? Әйдәгез, бу теманы ачыклап, үзебездә булган ресурс белән эшләп алыйк. Димәк, башладык».
Открыть в MaxЛегендар җырчыны туган көне белән котлыйбыз! Аның турында берничә кызыклы факт.
Открыть в MaxИртәгә егетләрегезне бәйрәм уңаеннан гадәти булмаган иртәнге аш белән гаҗәпләндерергә теләүчеләр өчен. Ингредиентлар Багет - 1 данә Черри - 16-18 данә Бри сыры - 1 данә Зәйтүн мае - 1-2 аш кашыгы Киптерелгән үләннәр - 1 чәй кашыгы Сарымсак - 2 теш Эш барышы Бри сырын, өчпочмакларга бүлеп, түгәрәк керамик формага салыгыз. Сарымсакны юка телемнәргә турагыз һәм сыр кисәкләре арасына салыгыз. Черри помидорларын юып, формага салыгыз. Багетны да кисәкләргә бүлеп, түгәрәк буенча формага салыгыз. Сыр һәм багетка киптерелгән үләннәр, тоз һәм май сибегез. 180 градуска кадәр җылытылган духовкага 15-20 минутка куеп алыгыз. Сыр эри, багет кыздырыла. Ашамлыкны кайнар килеш өстәлгә чыгарыгыз. Багет кисәкләрен эретелгән сырга һәм пешкән помидорларга манып ашагыз. Тәмле булсын! #Аш_су
Открыть в MaxҖырчы Алсу бу Рамазанда Раббыбызга күбрәк якынлашуы турында сөйләде. «Быел изге Рамазан ае башлану белән Коръәнне кулга алу, аны күзләрем белән уку гына түгел, йөрәгем белән тирәнрәк кагылу теләгем көчәйде. Соңгы вакытта тормышымда булган бар яхшылыклар өчен күңелемдә Раббыбызга карата зур рәхмәт хисләре тоям: тирә-юнемдәге кешеләр өчен, балаларым өчен, миңа бирелгән мөмкинлекләр өчен... Рәхмәт хисе йөрәкне чистарта, яктылык өсти». Коръән китабына без дә бу көннәрдә нәкъ ул әйткәнчә йөрәкләребез белән кагыла алсак иде🙏🙏🙏
Открыть в Max