Татар халык ашлары
@public99651353Динамика подписчиков
Последние записи
Дусларым мин сезгэ Манник рецептымны куеп утэм але,ошаса 💖💖💖💖 Аеын очен 1стакан манныйга 1стакан кефир салып болгатып,остен ябып 40минутка купертергэ куябыз))) Аннары шугы массага 2йомырка,150грам сливочный май,1стакан песок салып блендер б н болгатабыз. Ярты калак чэй содасы,1стакан ярым он салып болгатабыз))чэй содасын гасит итмибез☝☝☝ Алдан жылытылган духовкада 180градуста 30,35минут тирэсе пешереп алабыз🤗🤗🤗🤗 Чэй табынына менэ дигэн ризык,тэмле булсын💥💥💥🖐🖐🖐 Автор Тәнзилә Идиятуллина 😍❤
Открыть в Max⏹️СМЕТАННИК ( каймак бәлеше😊)🍰 Хәерле көн, дусларым💖 Песочный камыр белән СМЕТАННИК рецептын сорап бик куп хәбәрлэр килде😍Мин бу ризыкны пешерә башлаганда Инстаграм юк иде эле) Авызда эри торган булып чыга ул😋 Камыр өчен: 🔶200 г ак май ( сл. масло); 🔶100 г шикәр комы (песок); 🔶1 йомырка; 🔶Бераз тоз; 🔶1 ч. кашыгы разрыхлитель яки 🔶0,5 ч.к. сода; 🔶250 гр он. Эчлегенә: 🔶350 г чамасы кибет каймагы ( сметана); 🔶200 г эремчек(творог); 🔶150 г песок; 🔶4-5 йомырка Эш барышы: йомшак май белән песокны уабыз.Шуңа он,тоз,разрыхлитель кушып валчык хәленә килгән камыр ясыйбыз. Ахырдан 1 йомырка кушып камыр басабыз.Камырны 30 мин суыткычка куеп торабыз. Таба төбен майлап,кул белэн генә камырны җәябез. Барлык әйберләрен кушып болгаткан эчлекне камыр өстенә җәябез.Камырның кырыйларын бармак белән генә тигезлэп чыгабыз👌Булды бу😅Язуы гына озак,эше тиз генэ анын🥰 Пешереп карагыз әле,шундый тәмле була 🍰 Рецепт @akhmadullinaramziia
Открыть в MaxИң тәмле белен рецепты 1литр сөт (1:1 су+сөт ярый, мин шулай салдым), 3 йомырка, 1ч.к. тоз, 2ч.к. шикәр комы, калак очында гына сода (уксус белән сүндерәсе түгел), 100г (ярты стакан) сыек май, он. Барысын бергә кушып болгатасы, беленнең фишкасы онның күләмендә, күпме он кирәген яза алмыйм, видеодагы кебек консистенция чыкканчы кирәк, чамаларсыз. Куерып китсә, кайнаган су өстәргә. Табаны майлап пешерсәң тишемле була, майламасаң да була! Менә шул, гап-гади рецепт булса да, гел яхшы чыга, ябышмый да, юка да!!! Рецепт авторы Рәфилә Шәмсетдинова.
Открыть в MaxКечкенэ кекслар 200гр песок, 200гр сыек май, 4йомырка, 1чэй калагы разрыхлитель, 2чэй калагы ванилин, 200мл сот, барысын бергэ кушып болгатырга. 200гр он салырга, болгатырга. Кызган духовкада пешерергэ. Рецепт Тэмле булсын группасыннан алынды. Алия Гимранова😍🤗
Открыть в MaxЮка рецепты Бик тәмле һәм йомшак килеп чыга торган юка рецепты белән бүлешим әле. 🌺Кирәк: 1стакан катык 3а.к сыек май 3а.к шикәр комы 1 йомырка 1ч.к тоз 1ч.к уксус белән сүндерелгән сода Он 🌺Әзерләү тәртибе: Бер стакан катыкка сыек май, шикәр комы, йомырка, тоз, уксус белән сүндерелгән сода, он салып камыр басабыз. Баллы яратучылар шикәр комын күбрәк тә сала ала. Камырны өлешләргә бүләбез. Һәрберсен калын итмичә генә җәеп, майлы табада, газ өстендә, ике яклап пешереп алабыз. 🤗Тәмле булсын! Автор @leisan_sat
Открыть в MaxТэмле пирог 180 гр слив. май +360гр.он салып крошка ясарга шуна 1 йомырка, 1 йомырка сарысы, 1ч.л с горкой разрыхлитель, 100гр песоктан крошка ясап табага салырга остенэ 250 гр абрикос джемы салып тигезлэргэ. Остен 1 йомырка агы белэн майларга. 190 гр 25 минут пешерергэ. Биктэ тэмле, рассыпчатый пирог килеп чыга. Автор Зилия🤗
Открыть в MaxТӨЧЕ КАМЫРДАН БАЛАН ПИРОГЫ 🥮🍰 📝Эчлек: 🔹2 ст. су 🔹4 ст.балан 🔹4 ст.песок 🔹2 ст. арыш оны. ✳️Суны кайнатып чыгарып, шуна песокны салып, эреп беткэнче болгатып торырга. Эзер сиропка баланны салып, саргайганчы пешерергэ. Шуна он салырга хэм бераз ут остендэ пешереп алырга. Духовканы алдан кабызып жылытам да шунда эзер баланны тыгып куям, суынганчы шунда тора. 📝Камыры: 🔹1.5 стакан жылымса сөт 🔹6 аш кашыгы ак май 🔹3 аш кашыгы каймак 🔹8 аш кашыгы сыек май 🔹1 йомырка 🔹0.5 чэй кашыгы сода+уксус 🔹Кирэгенчэ он ✳️Йомшак кына камыр ясап, бераз ял иттерергэ, аннары камырны жэеп, табага салырга. Камыр остенэ балан эчлеген салып, остен камыр белэн каплап пешерергэ куярга. 25 минутта пешеп чыга. Тэмле булсын! Авт. ismegull
Открыть в Max🧇ӨЙ ПЕСЕНЬЕСЫ 🧇 Кирәк: 🔸5 йомырка 🔸1стакан шикәр комы 🔸1кап разрыхлитель 🔸100гр сөт 🔸Мин 3 аш кашыгы каймак салдым. 🔸Кирэгенчэ он. Балачак тәме. Шулай биит😋😋😋 Авт. derevenskaya_woman
Открыть в MaxМуравейник!!! (Мәрьям Миңнегулова) Камыр өчен: 1 пачка-маргаринны эретәм 2 йомырка 1 стакан-шикәр комы(песок) ярты пачка камыр көпшәкләндергеч(разрых),мин ике порциягә берне салам.Барысын бергә яхшылап болгатам. Он салып камыр басам.Кем ничек пешерә ала камырны,элек табага угычтан уа идем,хэзер ялкаулык көчәйде,эшне тизләттем,табага камырны юкарак итеп җәеп салам да,пешереп алам,кайнар килеш уалыйм,җитешмәгән очракта комбайннын эресеннән үткәрәм.,менә бу юлы комбайннан үткәрдем. Крем өчен: 1 банка-вар.сгущёнка 3 аш калагы бал 3 аш калагы ак май барсын бергә җылытып алам да,камыр өстенә салам,яхшылап болгатам,савытларга салып өям,кем ничек тели.
Открыть в MaxБүген сезне "Бәрәңге беленнәре" белән сыйлыйм әле. Рецепт түбәндәгечә: -5-6 шт.уртача зурлыктагы бәрәңге -300 мл.сөт -3 йомырка -1 чәй калагы тоз -3 аш кашыгы сыек май -2 тырнак сарымсак (яраткан кешеләр өчен) -чеметеп кенә чәй содасы -укроп -200-250 гр.тирәсе он. Бәрәңгегә, күмелерлек кенә итеп, су салып пешерәбез. Пешкәч, суы белән бергә блендер белән изәбез. Шуңа сөт, йомырка, тоз, сыек май, сарымсак, укроп, чәй содасы, он салып сыеграк камыр ясыйбыз. Бераз ял иттерәбез. Беленнәрне табынга берәр соус белән бирсәк, тагын да тәмле була. Миңа бу беленнәр җылы килеш күбрәк ошады. Ммм...тәмлеееее. Венера Ибрагимова рецепты
Открыть в Max