Карендәшләр! Иртәгә, 7 нче апрельдә шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың шигырьләреннән, аның сүзләренә язылган җырлардан торган шигъри-музыкаль кичәгә чакырабыз. Исән булса, быел Клара апа Булатовага 90 яшь тулган булыр иде. Үзебезнең Клара апа, дип йөртәбез аны. Гомеренең күп өлешен керәшеннәр арасында яшәгән, «Келәү» дигән китабы белән керәшеннәргә әдәби һәйкәл куйган, шул ук җыентык белән Тукай премиясен алган шагыйрә ул☀️ Килегез, Клара апабызны бергәләп искә алыйк, язгы кичне матур җырлар һәм шигырьләр тыңлап уздырыйк🤗 🗓️7 апрель, 18:00. 🏡Җырчы Җәкәү җорты (Казан, Худяков урамы, 11).
Бәрмәнчек бәйрәме ару узсын, карендәшләр☀️
Бүген Республика керәшеннәре Иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, хөрмәтле карендәшебез Людмила Даниловна Белоусованың туган көне💐 Людмила Даниловна - үз гомерен иҗтимагый, милли-мәдәни эшкә багышлаган һәм шул юлда зур уңышларга ирешкән шәхес! Аның халкына булган фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез зур! Республикада гына түгел, аннан читтә дә Людмила Даниловнаны белмәгән керәшен кешесе юктыр. Чөнки ул һәр карендәшебезнең гамен, җанын тоеп, тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне кадерләп, аны югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып яши! Үз иңнәренә замана йөген – халык өчен зур җаваплылык алып, керәшеннәрнең сүзен дөньяга ишеттергән кеше ул. 7 ел дәвамында «Керәшен сүзе», 10 ел дәвамында керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы редакторы, 19 ел буена Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, 6 ел инде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры. Аңа сокланмый, аның белән горурланмый мөмкин түгел! Җортыбызның җаны ул Людмила Даниловна! Безнең Җырчы Җәкәү җортына килгән һәр кунак илһамланып, рухланып, күңеленә ял алып кайтып китә! «Шулкадәр рәхәт сездә, үз өебездәге кебек, китәсе дә килми!» - диләр. Чөнки бу мәдәни үзәккә Людмила Даниловнаның бар күңел җылысы һәм чиксез зур тырышлыгы салынган! Хөрмәтле Людмила Даниловна! 🌷 Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр, сабырлык, гармония, эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итегез🙏💐
Менә апрельгә дә аяк бастык☀️ Безне вакыйгаларга бай ай көтә. Үзегезгә планлап, саклап куегыз😉 ⚡️7 апрель, 18:00 - шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың шигырьләреннән, аның сүзләренә язылган җырлардан торган шигъри-музыкаль кичә - «Мин бу җиргә язда килгән идем»; ⚡️15 апрель, 15:00 - нәни карендәшләребез өчен «Олы көн - Җакты бәйрәм» дип исемләнгән интерактив бәйрәм чарасы. Алдан язылу кирәк; ⚡️21 апрель, 19:00 - керәшенчә стендап «Сөйлә әйдә, Ычтапан!». Билет бәясе - 350 сум. ⚡️23 апрель, 10:00 - «Думбрачылар җыены». Катнашу өчен гариза җибәрергә кирәк, формасы безнең сайтта. Барлык чаралар да җортыбызда - Казан шәһәре, Худяков урамы, 11 йорт адресы буенча була. Килегез, күрешик, бергәләп күңел ачыйк🤗
Дусларыбыз - «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Олы көнне бәйрәм итәргә чакыра😍 Программада: 🔹фольклор экспедицияләрендә язылган борынгы җырлар һәм рухи шигырьләр; 🔹Олы көн җырлары аутентик яңгырашта; 🔹матур керәшен җолалары. 🎫 Билетлар: https://kzn.kassir.ru/koncert/byarmyanchektya-olo-kon#3832080 🗒️ 18 апрель 🗓️ Вакыты: 16:00 📍 Урыны: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты (Павлюхин ур., 57).
Җәкәү җортында 23 апрельдә «Думбрачылар җыены» узачак🪕 Әлеге җыен думбрада уйнаучыларны, профильле уку йортлары укытучыларын һәм студентларын, гомумән, бу искиткеч инструментның яңгырашына битараф булмаганнарны берләштерәчәк. Слет тәҗрибә уртаклашу, башкару осталыгын арттыру һәм Идел буе халыкларының милли музыкаль традицияләрен саклап калу мәйданчыгы булыр, дип ышанабыз. Слет программасында: 🔹Думбра тарихы һәм үсеше турында кереш лекция; 🔹Этномузыкология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар; 🔹Республиканың талантлы башкаручылары катнашында думбрачылар концерты. Спикерлар: ▪️Геннадий Михайлович Макаров - этномузыколог, фольклорчы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты; ▪️Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре. 🗓️Үткәрелү вакыты: 23 апрель, 10:00 сәгатьтә башлана. 🏠Урыны: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк (Казан шәһәре, Михаил Худяков ур., 11 йорт). 📝Слетта катнашу өчен 2026 елның 10 апреленә кадәр гариза җибәрергә кирәк (гариза формасы безнең сайтта, сылтама буенча таба аласыз): https://centerkryashen.ru/v-kcz-im-ya-e-emelyanova-sostoitsya-slet-dumbristov-dumbrachylar-%D2%97yeny/
Дуслар, сезне керәшенчә стендапка чакырабыз! Күз алдыгызга китерегез: сез - залда, ә сәхнәдә - юморга бай стендап. Рәхәтләнеп үзебезчә аралашу, туктый алмыйча көлү, күтәренке кәеф - бар да булачак🔥 🗓️21 апрель, 19:00. 🏠Җырчы Җәкәү җорты (Казан, Худяков урамы, 11). 🔖Билет алырга ашыгыгыз: https://kzn.kassir.ru/koncert/syl-yd-yichtapan-vecher-istoriy 14+ 📞Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 293-16-29. Килегез, бергәләп көлик🤗
Бүген мәдәни үзәгебезнең тагын бер белгече - «Казансу» фольклор ансамбленең җитәкчесе Павел Александров та туган көнен бәйрәм итә🥳🎂 «Казансу» коллективын бердәм йодрык итеп туплап тота ул. Павел гел эзләнүдә, яңалыкка омтылуда - ансамбль белән төрле халыкларның телләрендә яңадан-яңа җырлар өйрәнүләре дә шуны дәлилли. Павелны шулай ук туган көне белән тәбрик итәбез! Сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз. Җырчы Җәкәү җортында уртак максатларга ирешергә, коллективыбызда озак еллар эшләргә язсын! Поздравляем Павла с днем рождения! Желаем вдохновения и радостных эмоций, высоких полетов души и побольше ярких моментов в жизни, благополучия и большой удачи, несокрушимых успехов и огромного личного счастья.
Бүген асыллардан-асыл карендәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, галим Геннадий Михайлович Макаровның гомер бәйрәме🎊 Геннадий Макаров – керәшен дөньясы өчен янып-көеп йөрүче, зур хөрмәткә ия шәхесләребезнең берсе. Республика күләмендә узган барлык чараларның мәртәбәле кунагы, керәшен дөньясында тормышка ашырылган барлык проектларның авторларының берсе. Керәшеннәрне Геннадий Михайлович исеменнән башка күз алдына китерергә дә кыен. Ул һаман да керәшен дөньясын һәм мәдәниятен өйрәнүдә. Фәнни хезмәтләре белән сөендереп тора, керәшен мәдәниятен популярлаштыруда бик зур эш башкара. Яшь буынга музыка серләрен төшендерү дигәндә дә Геннадий Михайлович алгы рәтләрдә. Хөрмәтле Геннадий Михайлович! Җырчы Җәкәү җорты коллективы исеменнән сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! 💫 Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, бәхетле һәм бәрәкәтле гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм илһам телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итегез. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын! Яңадан-яңа үрләр, идеяләр, иҗат дәрте белән янып яшәгез! Сез безгә бик кирәк❤️
7 нче апрельдә шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың шигырьләреннән, аның сүзләренә язылган җырлардан торган шигъри-музыкаль кичәгә чакырабыз. Исән булса, быел Клара апа Булатовага 90 яшь тулган булыр иде. Үзебезнең Клара апа, дип йөртәбез аны. Гомеренең күп өлешен керәшеннәр арасында яшәгән, «Келәү» дигән китабы белән керәшеннәргә әдәби һәйкәл куйган, шул ук җыентык белән Тукай премиясен алган шагыйрә ул☀️ Килегез, Клара апабызны бергәләп искә алыйк, язгы кичне матур җырлар һәм шигырьләр тыңлап уздырыйк🤗 🗓️7 апрель, 18:00. 🏡Җырчы Җәкәү җорты (Казан, Худяков урамы, 11).