Maxometer
← Вернуться к рейтингу

ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)

@club223866279

Китап укысаң, белемең артыр, Укымасаң, белгәнең дә онытылыр. Һәркем үз юлында: Сатучы – хисап сөйли, Укытучы – китап сөйли. Китапның белмәгәне юк.

Подписчики
180
Рост за 24ч
Рост за 7д
Рост за 30д

Динамика подписчиков

Недостаточно данных. Статистика появится после нескольких циклов сбора.

Последние записи

26.02.2026, 05:07

— Ничек бу кадәр вакытлы килеп кердегез сез? — Безнең кавалерлар тәмам йоклый башлаганнар иде! — Ни эчәргә әйберләре юк, ни танцыга чакырмыйлар! — диешеп, тегеңә куштанлана-куштанлана, шешәсенең бөкесен ачтылар. Кайсының кулына нәрсә эләксә — шуңа коньяк салынды. Кара мыек белән чәкештереп, аның исәнлеге өчен тост күтәрделәр. (Дәвамы бар.)

Открыть в Max
26.02.2026, 05:07

Казылыкны кече-кечкенәдән яратты Фәләх. Башка яктан әллә ни мактарлыгы булмаса да, аш-су пешерү һәм бигрәк тә казылык кою мәсьәләсендә аның әнисе шикелле оста үз авылларында гына түгел, бөтен Татарстанда юктыр! Фәләхләр колхозы — начар хуҗалыклардан түгел. Игенчелек ягыннан булсын, терлекчелек өлкәсендә булсын, дәүләт заданиесен, алган йөкләмәсен ел саен арттырып үтәп килә. Унбиш урынлы кунак йортлары бар. (Урак өстендә һәм бәрәңге алган чакта шәһәрдән шефлар килгәч, анда хәтта утызар карават куялар.) Шуның янында гына — менә дигән ашханәләре. Анда ике пешекче даими эшләп тора. Ләкин колхозга район һәм республика масштабындагы зуррак кунаклар килгәндә, аларны кунакханәгә түгел, Фәләхләргә фатир төшерәләр. Чөнки авыл да токмачны иң вак тураучы, тавыкны иң әйбәт итеп тутыра белүче кеше — Фәләхнең әнисе Нәгыймә. Ә казылык кою мәсьәләсендә әйтеп тә торасы юк инде! Бервакыт хәтта Мәскәүнең үзеннән килгән министрга хәтле. Фәләх әнисе ат итеннән койган казылыкны шундый яраткан, шундый ошаткан, кайткач бүтән министрларга да ашатам әле мин моны дип, зур бер коем казылыкны алып та киткән иде. Ә бит ул министр дөньяның кайсы гына илендә булмаган да, нинди генә тәмле ризыклар ашап карамагандыр дисең? Шулай да Фәләхнең әнисе койган казылыкка һушы киткән әнә... Фәләх институтта укый башлагач, группадашлары арасында аның дәрәҗәсе күтәрелеп китүгә дә әлеге шул казылык сәбәп булды. Югыйсә ул алай әллә ни кыю малай түгел. Әтисе шикеллерәк. Таныш булмаган кешеләр янында аеруча каушап-югалып кала: әйтер сүз, торыр җир таба алмый интегә, ничек итсә дә бүтәннәргә ошамас, ялгыш булыр да соңыннан үзеннән көлеп йөрерләр шикелле тоела. Коллективка бер ияләшеп киткәч, дөрес, кыюлана ул кыюлануын. Руслар әйтмешли, компаниянең «җанына» әйләнә. Ләкин монысы аның соңыннан — компаниядәге кешеләр Фәләхнең, Фәләх аларның кем икәнен белгәннән соң була... Ә менә институтта укуының беренче көннәреннән үк, әлеге шул казылык аркасында группадашлары арасында бик тә тиз үз кеше, якын кеше булып китте Фәләх. Башта ике ел армиядә хезмәт итеп, аннары өч ел рәттән сынау биреп карап та конкурстан үтә алмыйча йөргәннән соң, ниһаять, максатына ирешкән Мәскәү егете — группа старостасы тәкъдиме белән беренче уку көнен билгеләп үтәргә булганнар иде. Борын башыннан өчәр сум салып, шау-шусыз гына, алдан әзерләнеп тормыйча, бер мәҗлес шикелле нәрсә оештырдылар. Үзе өчен артык мәшәкать булырын белеп торса да, группадашлары сездә җыйналыйк дигәч, каршы килергә арусынмады Фәләх. Аннары алар бүлмәсе коридорның аргы башында, тынычрак җирдә һәм башкаларныкыннан зуррак та иде. Закускага да коры-сары гына, эчемлеген дә сухули-мухули гына алып, җиңелчә генә утырышып алырга дип башласалар да, мәҗлес зурга китте. Бер башлагач, «коры» шәраб белән генә калынмады. Группаларындагы украин егете, минем Киевтан ук алып килгән әйберем бар иде, дип, шешәсенә кузаклы борыч салып ясалган горилка алып керде. Аның горилкасы, чыннан да, «утлы» булып чыкты: студентларның болай да ташып торган хисләрен бик хәтәр кайнарлатып җибәрде. Җыр һәм биюләр китте. Аннары, мәҗлес тәмам кызып җиткәч, үзбәк егетенең дә туган көненә дип саклап торган бер «Үзбәкстан»ы өстәлгә килеп утырды. Ул нәрсә студентларның күңелен тагын да ныграк җилкендерә башлады. Ә өстәлдәге шешәләр бушап калып, инде таралышалар дип кенә торганда, ояла-ояла гына ишек шакып, кат-кат гафу үтенеп: — Тыңлап яттым-яттым да сезне, һич тә түзәр чамам калмады: шундый матур итеп күңел ачасыз, дуслар! Рөхсәт итсәгез, ун гына минут яныгызда утырып чыгар идем, — дип, бер шешә коньяк тоткан кара мыеклы Кавказ егете килеп керде. Болай да ташлары тәмам кызып, кем туры килсә шуның белән бии башлаган группа кызлары, теге чибәр егет килеп кергәч, башта, һушлары китеп, телсез тордылар. Аннары «браво!», «браво!» дип кычкырышып, дәррәү кубып Кара мыекны табынга кыстарга тотындылар. Алар өчен бу минутта группа егетләре бөтенләй юк, бу минутта алар тик Кара мыек белән генә мәшгуль, тик шул егет кенә алар өчен Алла да, мулла да иде.

Открыть в Max
26.02.2026, 05:07

— Һы-ы, акыллы сөйлисең бугай син, кызый!... Алайса — хәзер туп-туры загска! — Минем шартларга риза булсаң — әйе. — Егет сүзе бер булыр, бәгърем!... Ләкин Фәләх биргән вәгъдәсендә тормады. Шул көнне загска гариза калдырып киткәннән соң бер ай үтүгә, Мәскәудән кайтып язылышкач, ул Розаны татар ашлары йортына ресторанга алып керде. Аларның өйләнешүен үзләреннән башка беркем дә белмәскә тиеш дип сөйләшсәләр дә, серне ике арада гына калдырып булмады. Өйләнешүчеләр загста язылышканда, аларны белә торган ике кеше шаһит булырга тиеш икән. Фәләхнең Казанда сер саклардай танышлары юк иде. Шуңа күрә, шаһит итеп, Роза үз группасыннан ике иптәш кызын алып килде. Ресторанга да бергә керделәр. Телләренә салынып, безгә комачаулап, мәҗлес ахырынача утырмаслар микән дип шикләнгән иде ул. Ләкин шаһит кызлар бик акыллы һәм сизгер булып чыкты: Роза белән Фәләхкә бәхет теләп, шампанскийдан авыз иттеләр һәм азрак ашаштырдылар да, лекциягә барасыбыз бар, сез безгә карамагыз, бүген гомергә бер килә торган кадерле һәм бәхетле көнегез, рәхәтләнеп утырыгыз дип чыгып киттеләр. Ресторанда кеше күп түгел, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлык иде. Икесенең дә ашыгасы җирләре юк. Аннары, октябрь ае гына булса да, урамда суык, яңгырлап тора, ә ресторанда әйбәт, җылы иде. Шулай озаклап утыруының тагын бер сәбәбе бар: Фәләхкә Розаны ничек булса да көйләргә кирәк иде: чөнки ул шул көнне Розаны формаль яктан гына түгел, гомумән үзенеке итеп китәргә тели, Мәскәүдән үк шул максатны күздә тотып кайткан иде. Вокзалдан туп-туры «Волга» кунакханәсенә кереп, номер алып куйган һәм Розаны шунда алып кайтырга планлаштырган иде. Ләкин Роза анда болай гына бармаячак... Һәм ул, өч-дүрт сәгать утырса утырды ресторанда, ләкин үз дигәненә иреште. Роза башта, юк, юк, Фәләх, кирәкми, авызыма да алганым юк минем андый каты нәрсәне дип, «Наполеон» коньягын (Фәләх Мәскәүдән алып кайткан күчтәнәчне) якын да китермичә, миңа монысы да җитеп ашкан дип, аз-маз шампанский гына капкалап утырса да, Фәләх бик кыстагач, «күчтәнәч»не дә бер рюмка авыз итте. Һәм... моңарчы тын гына, моңсурак кына булып, Фәләх сөйләгәнне тыңлап кына утырган Роза шактый үзгәрде: кыюланды, юк кына сүздән дә кызык табып, кычкырып көлә башлады. Матур гына булып бит алмалары да кызарып китте... Аннары алар гостиницага бергә кайттылар. Ә анда Фәләх иртән үк Мәскәүдән алып кайткан конфет-шоколадларны, бүтән затлы ризыкларны әзерләп куеп киткән иде. Кайтып кереп, өстәл өстенә капланган газетаны ачып җибәргәч, андагы лимон-мандариннарны, хөрмә-виноградларны, кавын һәм карбызны күреп, Розаның күзләре шар булды. Анда да алар байтак сыйландылар һәм... ул көнне гостиницада ничек кунып калганын Роза сизмәде дә, бичара... — Их, Фәләх, Фәләх! Болай дип сөйләшкән идекмени без?! Мин бит сиңа ышанган идем. Тормышыбызны шушылай итеп алдашудан башлап җибәрдекмени инде?... Хәерле булып бетәр микән моның ахыры, — дип, үкси-үкси елады иртән Роза. Аннары әйтте: — Менә нәрсә, егет, безнең арада берни дә булмаган дип исәплә, яме! Һәм безнең теге көнне Казанга килешли юлда сөйләшкән сүзебез тулысынча көчендә кала — син укуыңны бетереп кайтканчы, безнең өйләнешкәнне әти-әниләр белми һәм без синең белән егет белән кыз шикелле йөрибез! Роза сүзендә торды: Фәләх институтын тәмамлап кайтканчы, алар, чыннан да, кыз белән егет шикелле генә йөрделәр. Әнә шулай, әле чынлап торып яши башлаганчы ук, шундый зур уңайсызлык килеп чыккан иде алар арасында. Яхшылабрак уйлаганда, кичәге һәлакәтнең башы да Фәләхнең әнә шул чактагы вәгъдәсезлегеннән башланды түгел микән әле?... Әллә Мәскәүдә укый башлаган елның беренче аенда, Фәләх үз группадашларын казылык белән шаккатырган кичәдән башланды микән? Шуннанмы, юкмы, ләкин ул кичә Фәләх тормышында бик зур үзгәрешкә сәбәп булган иде. Бөтен хикмәт әлеге гап-гади казылыктан башланды.

Открыть в Max
26.02.2026, 05:07

— Алай булгач, Фәләх, минем хакта хәвефләнмичә генә уку өчен миннән нәрсә, нинди гарантия таләп ителә? Һәм, гомумән, буламы соң андый гарантия? — Барын бар инде ул. Тик син аңа риза булмассың шул. — Әгәр хәлемнән килә икән, уйлап карармын. — Чынлапмы? — Чынлап! — Уф-ф-ф-ф! Әйтергә йөрәк җитми: ачуланырсың, яңагыма сугарсың шикелле. — Сугарлык сүз әйтсәң, әлбәттә! Ләкин андый ахмаклыкка барырсың дип уйламыйм. Йә? — Роза... — Әү дим бит инде кайчаннан. Әү!!! — Әйдә өйләнешәбез, Роза бәгырем. — Һи-и-и, шушы гына идеме бөтен әйтәсе сүзең? — Ә бу минем өчен дөньяда иң-иң мөһим, иң зур сүз, Роза! Шуны сиңа әйтер өчен күпме көтеп-азапланып йөрдем! — Их, юләрем, юләрем! Инде әллә кайчан искергән, әби бабайлар заманындагы төшенчәләр белән яшисең икән бит! Бүгенге егетләр алай еллар буе әзерләнеп азапланамы соң шушы гап-гади сүзләрне әйтер өчен. «Синдә нәрсәдер бар, кызый, ошыйсың син миңа. Ихтимал, мин сиңа өйләнермен дә әле», — дип, сүзне нәкъ әнә шул өйләнүдән башлый алар. Ә беләсеңме, нигә алай артык кылануларының сәбәбен? — Нигә? — Чөнки сез, егетләр, без кызларга караганда сан ягыннан азрак — унга тугыз гына. Димәк, ничек кенә бүлсәң дә, ун кызның берсенә барыбер егет җитми калачак. Димәк, алар дефицит. Ә дефицит әйбергә сорау һәрвакыт зур. Менә шуннан инде мәсьәләнең күңелсез нәтиҗәсе килеп чыга: егетләр дефицит булгач, кызларга артык сайланып, талымлап торырга урын калмый: «Әллә чыгып калыйм микән алучысы барында!» — дип, бер дә юктан гына җырланмый инде ул. Егетләр моны яхшы белә, шуңа борын чөеп йөргән булалар. Гәрчә шактый ук тыңкыш борынны да... — Мине дә шулар рәтенә кертергә җыенмыйсыңдыр бит? — Алай уйласам, шушыңарчы көтәр идемме? Бик беләсең килсә, мәктәптә укыганда да шул сине яратканга, синнән калышмаска, сиңа ошарга теләгәнгә отличник булырга тырыштым бит мин! Хәзер дә, гәрчә миннән еракта яшәсәң дә, гел минем янда, минем һәр адымымны күреп, белеп торасың шикелле тоела. — Карале син аны... — диде Фәләх, бу сүзләргә исе китеп. — Мин үзем дә нәкъ шулай бит, кызый! Һәр эшемне сиңа ошарлык булсын дип башкарам! Тик аны менә шушылай, синеңчә ачык итеп әйтеп бирә генә алмый идем... — Димәк, икебез дә бертөрле уйлыйбыз икән! — диде Роза һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Шулай булгач, без бер-беребезгә беркайчан да алдаша алмыйбыз, чөнки бер беребезнең нәрсә уйлаганын ерактан да белеп торабыз икән бит?! — Алай уенга кайтарып калдырма әле, Роза. Мин сиңа кешенең үз гомерендә бер генә әйтелергә тиешле бик җитди, бик җаваплы сүзне әйттем бит. Һәм аңа шундый ук җитди җавап көтәм. — Нәрсә дим икән инде сиңа? Әгәр инде сүземә генә ышанмыйсың, гарантияләп куярга телисең икән, ну что ж, мин риза синең тәкъдимеңә! Тигез асфальт юлдан Шаһгали авылы тирәсенә җитеп килә торган машина, кинәт сызгырттырып тормоз салды да, юл читенә чыгып туктап калды. — Розам! Розакаем! Нинди генә рәхмәтләр әйтим сиңа моның өчен! — дип, Фәләх кызны кысып кочаклап алды һәм, куанычыннан ни эшләргә дә белмичә, беркавым исе китеп аның күзләренә карап торды. Аннары озаклап, бу юлы инде үзенеке итеп, иреннәреннән үпте дә: — Вәгъдә — иман, Роза! — диде. — Хәзер Казанга барабыз да бүген үк загска гариза бирәбез, яме?! — Ләкин ике шарт белән. Ризамы шуңа? — Биш куллап, Роза! — Алайса тыңла: беренчесе — гариза бирәбез, язылышырбыз да. Ләкин син укуыңны тәмамлап кайтканчы, кыз белән егет булып яшибез. Икенче шартым шул: безнең язылышканны шуңарчы синең әти-әниләрең дә, минем әни дә белергә тиеш түгел! — И Аллам! Нәрсә була соң инде бу? Язылышкач, нигә аны кешедән яшереп йөрергә кирәк ди? — Сәбәбе бик гади аның, Фәләх: әгәр шулай эшләмәсәк, минем турыда әллә ниләр уйлап ятачаксың син үзеңнең Мәскәвеңдә. — Дөньяда мондый хәлнең булганы бармы икән соң? — Бәлки, юктыр да. Ләкин болай гына ышанмыйсың, гарантия сорыйсың ич. Аннары сине генә түгел, үз-үземне гарантияләп тору да булыр ул. Югыйсә мин дә җанлы кеше бит. Берәр тасма телле егет очрап, башымны әйләндереп куйса...

Открыть в Max
26.02.2026, 05:07

Һәлакәт (повесть) Вакыйф НУРУЛЛИН 5. Шулай итеп, Фәләх беркем белән дә алай дөньясын онытып гашыйк булып йөрмәде. Дөрес, бер иләсләнеп алды алуын. Ләкин анысы Фәләх үзе теләп, аның инициативасы белән эшләнгән эш булмады аның. Анысы гомумән башка статья... Йа Хода! Әлеге алар күрешми торган өч ел эчендә Роза шундый нәфисләнеп, шундый тулып-өлгереп җиткән иде ки, Фәләх башта хәтта аның йөзенә күтәрелеп карарга да кыймый торды. Билгеле, элек тә начар киенеп йөрмәде Роза. Ләкин ул чакта кигәннәре авылчарак, гадирәк була торган иде. Ә хәзер аның өстендә шундый затлы кримплен костюм, аякларында биек үкчәле (унике сантиметр!) итальян туфлие... һәм болар барысы да аңа шундый килешеп тора — әйтерсең кыз Фәләхләр авылының сыер савучы Рәйханә кызы түгел, әйтерсең ул дөньяның атаклы кино йолдызы иде. Институтта укыган елларда Роза тышкы яктан гына түгел, рухи һәм фикри яктан да бик нык үзгәреп кайткан икән. Шундый ягымлыланган, шундый тәмле теллегә, итагатьлегә әйләнгән — шаклар катырлык иде. Фәләх белән бернинди тайчынусыз, үз итеп, якын итеп, гомер буе бергә йөргән кешесе шикелле итеп сөйләште ул. Элеккечә пыр тузып китмәсен дип, Фәләх аның кулын коты очып кына тоткан иде. Кыз тузынмады гына түгел, хәтта кулын тартып та алмады, берни булмагандай, тыныч кына атлый бирде. Аннары, Розалар өенә кайтып җитәрәк, Фәләх аны култыклап карарга булды. Монысына да кыз һичнинди каршылык күрсәтмәде. Киресенчә, Фәләхкә сыенарак та төште түгелме икән әле. Их, аның култыгының кайнарлыклары! И шул минутларда Фәләх кичергән рәхәтлекләр!... Җаен бер туры китереп, шул ук вакытта бик нык каушап, тез буыннары калтырап, Фәләх аны берочтан үбеп тә карарга булды. Инде беренче генә үбүе түгел иде аның кызларны. Ләкин бүтәннәрен үбү бер нәрсә, ә менә моны, Розаны үбү — бу инде уен түгел, ә искиткеч зур да һәм җаваплы эш тә, чөнки егет язмышының туксан проценты нәкъ менә шул минутта хәл ителергә тиеш иде. Дөрес, чынлап торып, онытылып ук үбешү булмады ул. Фәләх Розаның иреннәренә иреннәрен тидереп кенә алды ул чакта. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул барыбер үбешү һәм Фәләх өчен дөньяда иң изге, иң кадерле һәм иң татлы минут иде. Аннан ары инде күпме сулар акты. Әмма әнә шул беренче үбешү хисе Фәләх күңелендә һаман саклана әле, һәм, мөгаен, гомере буена онытылмас, кайнар бер хатирә булып сакланыр. Шулай булмаса, аны Гасимә күптән оныттырган булыр иде. Менә, ичмаса, ул үпсә үбә инде! Үлгән кешеңне терелтер, билләһи. Ул үпкәндә, күккә-гарешләргә ашкандай була Фәләх. Рәхәтлектән башлары әйләнеп, күз аллары томаланып китә... Ләкин ни хикмәттер, теге чакта Розаны үбү хисе барыбер онытылмый, һаман яңара гына бара. Алар икенче көнне дә, өченче көнне дә очраштылар. Очрашкан саен бер-беренә тагын да кадерлерәк, якынрак була бардылар. Ә Розаның каникулы алданрак бетеп, Фәләх аны үзләренең машинасы белән Казанга илтә барганда, менә мондый сөйләшү булды: — Мин сине шултикле яратам. Роза, мөмкин булса, бер генә минутка да аерылмас идем, сине гел янымда гына йөртер идем! Ә бит безгә тагын кимендә ярты ел күрешмичә торырга туры килә... — Мин үзем дә гел синең белән бергә йөрер идем дә, бу очракта берни эшләр хәл юк шул, Фәләхҗан. Ләкин, икенче яктан караганда, шулай яхшырак та. Аерылышулар кыен булмаса, кавышулар да шатлыксыз тоелыр иде. Көн саен күрешеп торсак, кем белә, бәлки, без үпкәләшеп-ачуланышып та бетәр идек инде. Ә болай икебез дә очрашу шатлыгын көтеп яшәрбез. — Анысы, ихтимал, шулайдыр да. Ләкин нигәдер күңелем курка шул, акыллым: мин юкта берәрсе башыңны әйләндереп, үзенә каратып куймагае?! — Алай ансат кына әйләнә торган баш булса, үткән өч елда күптән әйләнер иде инде. Әйткән идем ич сиңа, мин Рәйханә кызы, шуңа күрә миңа аеруча нык булырга кирәк, йөрсәм дә, тик бер кеше белән генә йөриячәкмен дип. Әллә шуны оныткан дип уйлыйсыңмы? — Алай дип үк әйтмим әйтүен. Акылым белән мин сиңа тулысыңча ышанам, Роза. Ә менә күңелне бернишләтеп булмый, хәвефләнә. Антлар эчеп, вәгъдәләр бирешеп тә кавыша алмыйча калган кешеләр азмыни бу дөньяда.

Открыть в Max
25.02.2026, 06:33

— Ник юк нәрсәләр турында баш ватасың, кызый? Миңа әти-әниеңнең кем булуы түгел, син үзең кирәк. Мин бит үзеңне сөям! Рәйханә апаныкы гына түгел, шайтанның үз кызы булсаң да шушылай сөяр идем. Ә синең әниеңнең һич тә бүтәннәрдән ким җире юк. Бик беләсең килсә, аны мин ирле хатын-кызларның күбесенә алыштырмас идем әле. Роза урынында бүтән кыз булса, бу сүзләргә балавыздай эрер иде. Ә ул, мәсьәләне Фәләх гел көтмәгән якка борып, тагын да катлауландырыбрак җибәрде: — Ярый, Фәләх, — диде ул, гадәттән тыш җитди-уйчан итеп. — Шулай да булсын ди. Бәлки, син чыннан да шулай уйлыйсындыр. Ләкин бит әниең бар әле, егет! Минем белән дуслашуыңны белсә, икебезгә дә көн күрсәтәчәк түгел ул. Әле йөри башламаган көе дә миңа кан дошман итеп карый. Шушы араларда гына кибеткә конфет алырга кергән идем, үзе генә чагы туры килде дә, өзеп әйтте: «Минем малайга күз атып йөрисең, диләр, кызый. Ишетсен колагың, азапланма юкка. Сиңа тәтесе егет түгел ул!» — диде. Аның каршында ни гаебем бардыр — белмим. Алай дип кимсеткәнче, яңагыма чапса, ичмаса, җиңел булыр иде... Роза шунда пышык-пышык елый башлаган иде дә, Фәләх аны бик авырлык белән булса да туктатты. Әмма кызның фикерен үзгәртә алмады. «Бер-беребезне яраткач, әнинең безгә ничек каравында ни эшебез бар? Ул безгә каршы ни кыла ала?» — дип тә карады ул аңа. Тик кызның бер дә алай исе китмәде. — Булмастай белән хыялланып, башыңны ватма, Фәләх. Безгә ул турыда уйларга гомумән иртә бит. Әле укыйсыбыз, акыл утыртасыбыз бар. Ә аңарчы әллә кемнәргә гашыйк булып, әллә кемнәрне табарсың. Инде өч кыз белән йөреп карадың бит. — Бәй, болай гына йөрдем лә мин алар белән! — Инде минем белән дә «болай гына» йөреп карарга телисең, әйеме? — Ай-яй, бу кадәр дә шикләнүчән җан булырсың икән! Үзең яратам, дисең, ә үзең минем белән дуслашудан читләшәсең? — Дуслашудан ни мәгънә: барыбер ташлаячаксың... — Син башта дуслашып карар идең. Шушы яшеңәчә беркем белән йөреп караганың юк... Гомер буена ялгыз яшәргә җыенмыйсыңдыр ич, кызый? — Юк, мин обязательно кияүгә чыгам. Ләкин алай кызык өчен генә йөреп карарга җыенмыйм. Йөрсәм, тик берәү белән генә йөриячәкмен. Фәләх аңа: «Син укырга кая керергә җыенасың? Әйдә, бергә барыйк, кирәк чагында бер-беребезгә ярдәм итешербез», — дип тә караган иде. Ләкин Роза: «Юк, Фәләх, миңа хәзер синең белән бергә укырга түгел, киресенчә, синнән ераграк булырга кирәк», — дип ризалашмады. Укырга кая керәсен дә әйтмәде хәтта. Шуннан соң Фәләх, Казанда булсам, бер очрамаса, бер очрап йөрәкне яндырыр, ичмаса, күзем күрмәсен дип, укырга Мәскәү институтына барып керде. Аннары килеп, кайда укый дигәндә, Мәскәүдә укый дигән исеме дә бар иде бит әле. Авылдан китеп, Мәскәү югары уку йортларына укырга керү уен эш түгел икәнен кем белми? Ә Роза Казан финанс-экономика институтына кергән булып чыкты. Кышкы каникулга Фәләх: «Аны авылда күрермен дә тагын бер бик әйбәтләп сөйләшеп карармын, бәлки, ул инде акыллылангандыр», — дип кайтса да, өмете акланмады: Роза каникулга бөтенләй кайтмаган, курсташлары белән туристик походка китеп барган икән. Җәйге ял вакытында да күрә алмады ул аны: Роза студентлар отряды белән төзелешкә киткән иде. Роза үзе юри шулай качып йөрдеме, очраклы рәвештә шулай килеп чыктымы — Фәләх аны тик өченче курсны тәмамлап кайткач кына очрата алды. Яшерен-батырын түгел, ул елларда Фәләх гел Роза дип, тик аның турында авыз суларын корытып кына утырмады, әлбәттә. Аны да яраткан кызлар булды, үзенең дә кайберләренә күңеле төшкәләде, дуслашып та йөрде. Ләкин, ничек кенә булмасын, берсе дә Фәләхнең Розаны ярату хисен кысрыклый алмады. Киресенчә, Фәләх аларның һәркайсын Роза белән чагыштырып карый, аңа тиңләргә, аңа охшатырга тырыша, әмма берсе дә Розага җитми: үлчәү тәлинкәсе гел Роза ягына баса һәм Фәләхнең күңеле алардан бик тиз суынып, битараф булып кала килде. Ә хатын-кыз халкы ир-атның битарафлыгын көне-сәгате белән сизенеп ала һәм аны һичкайчан кичерә алмый. (Дәвамы бар.)

Открыть в Max
25.02.2026, 06:33

— Йә инде, Роза, юләрләнмә болай! Нинди балавыз сыгу бу бер дә юктан. Кыен вакытта, билетка җавап бирә алмаганда еламаганны, хәзер, инде эш узгач, бернинди сәбәпсез елап торалар димени? Бераздан Роза, азрак тынычланып, күз яшьләрен сөртеп алды, маңгаена төшкән чәчләрен рәтләгәндәй итте дә: — Имтихан нәрсә ул? Хәзер бирә алмаган булсам, көз бирер идем, — диде. — Шулай булгач, нигә күз яше әрәм итеп торырга ди? — Мин бит имтихан өчен түгел, Фәләх, сине якын иткәнгә елыйм мин! — Нәрсә дигән сүз инде бу? «Үзем сөям, үзем качам, үзем белмим сәбәбен» булып чыгамыни? — Юк, Фәләх, алай түгел шул. Киресенчә, сәбәбен бик әйбәт беләм мин аның! Фәләх теләсә нәрсә ишетергә әзер, әмма кыздан мондый җавап көтмәгән иде. — Кызык бу, зерә дә кызык! Ә миңа әйтергә ярыймы соң аны? Мөмкин булса, әйтче, зинһар, Роза? Фәләх аны әллә нинди катлаулы фәлсәфәләргә кереп китәр дип көткән иде. Ә кыз бик гади генә итеп җавап бирде: — Тиң түгел без, Фәләх. Хәзер генә шушылай өтәләнеп йөрисең син. Соңыннан санламаячаксың. — Син нәрсә, кызый, тузга язмаган нәрсәләр уйлап чыгарасың? Минме? Мин синеме!... Их, Роза! Роза! Бүтән беркем дә кирәк түгел миңа! Тик синең белән генә бәхетле булачакмын мин! Их, ничекләр генә итеп аңлатыйм икән күңелемдәге шул изге һәм кайнар хисләрне?! Ничекләр генә итеп? Әнә шулай өзгәләнгән иде ул чакта Фәләх. Чын күңеленнән әйткән идеме икән ул боларны? Чыннан да, шулай үлеп гашыйк идеме Розага? Гашыйгын гашыйк, әмма алай дөньясын онытырлык дәрәҗәдә үк түгел иде. Ә Розага чат ябышуының сәбәбе башка: кызның ярып әйткән әлеге сүзе мин-минлегенә тигән иде Фәләхнең. Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, ул чакта Фәләх үзен көрәштә җиңелеп калган кеше сыман хис итте. Ә аның һич кенә дә җиңеләсе килми. Аның әле беркайчан да җиңелгәне юк, бары җиңеп кенә килә: ул инде ике-өч кыз белән йөри башлап, барысын да үзе ташлаган иде. Ә монда менә шушы Роза дигән, коры горурлыгыннан башка бер дә алай шаккатмалы нәрсәсе булмаган бер кызый аның ихтыярына каршы килеп маташа! Юк, аңлашылмый иде бу Фәләхкә. Болай булырга тиеш түгел. Аныңча, Фәләх теләгәнчә булырга тиеш иде!... Шуңа күрә чат ябышты ул Розага. — Роза җаным, Роза бәгърем! Син бит минем якты маягым. Өметем! Ышанычым! Яшәү чыганагым! Мин бары тик синең өчен яшим бу дөньяда. Мин сине гомерем буена сөячәкмен! Мин сиңа беркайчан да бер генә авыр сүз дә әйтмәм, тик минем белән йөрергә риза гына бул! Әмма Роза шуннан ары да эреп китмәде: — Ник бу кадәр төчеләнәсең, Фәләх? Нигә шултикле гашыйк булган кешедәй кыланасың? Күзләреңнән күреп торам, алдашасың бит, җаным! — диде ул, ипләп кенә. — Без синең белән пар түгел икәнне үзең дә беләсең ич инде: син Нәгыймә белән Мөхәммәт малае, ә мин әтисе кем икәнлеге дә билгеле булмаган бер ятимә. Молодец булган бит ул кыз. Шултикле дә реаль фикер йөртергә каян башына килде икән аның ул чакта? Аның шул сүзләрен ишеткәч, Фәләх үзе дә, ә бит чыннан да шулай дип, аптырап-югалып калган иде. Чөнки Розаның бөтен әйткән сүзе дөрес: әнисе аны кияүгә чыкмыйча гына тапкан, шуннан соң да ир-атлар белән шактый чуалган. Аннары килеп, дөнья көтәргә дә алай бик үк атлыгып тора торган кеше түгел иде ул: иртәге өчен артык борчылмый, бүгенге белән генә яши. Шуңа күрә тормышлары да әллә ни түгел: сыерчык оясы хәтле генә өйләреннән, өч-дүрт баш сарыкларыннан һәм бер кәҗәләреннән гайре телгә алып сөйләрлек маллары юк иде аларның. Әмма шунысын әйтергә кирәк: Розаның әнисе һәрвакыт әйбәтне, яңадан-яңаны киеп йөри. Розаны да ир-атлы кешеләрнең кызларыннан болайрак киендерә һәм эшләп тапкан бөтен акчасын шул кием-салым алуга тотып бетереп бара да иде булса кирәк. Ә акчаны ул аз алмый, чөнки сыер савучы булып эшли һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Ләкин бу фикерләр Фәләхнең башына секундның меңнән бере эчендә генә килеп китте. Аңа ул чакта мондый вак-төяк нәрсәләрнең әллә ни әһәмияте юк иде. Бары тик Розаны ничек тә кулдан ычкындырмаска, аның вәгъдәсен алырга кирәк.

Открыть в Max
25.02.2026, 06:33

Ә менә Роза, күпме генә тырышса да, олимпиадаларда катнашып караса да, һәрвакыт, беренче турдан да үтә алмыйча, төшеп кала килде. Медаль ала алмады гына түгел, хәтта чыгарылыш имтиханнарында тарихтан дүртлене дә шул Фәләхнең тырышлыгы, аның ярдәме аркасында гына алды ул. Югыйсә харап иде кызыкайның хәлләре: йөзеннән кан качкан, күзләре тонган иде бичараның. Аның «берни дә белмим» дигәнне аңлатып баш селкеп, ярдәм көтеп тилмереп утырулары бүген дә хәтерендә әле Фәләхнең. Әгәр шунда Фәләх аңа эләккән билетка җавап язып бирмәгән булса, беткән иде ул кызыкай... Җае чыккан чакларда, Фәләх аңа гел ярдәм итәргә тырыша иде. Ләкин тегесе нигәдер гел аннан читләшә, Фәләх ярдәменә бик сирәк таяна, һәрнәрсәне үз көче белән башкарып чыгарга тырыша һәм еш кына үз дигәненә ирешә дә иде. Бүтән кызлар, әгәр өйгә бирелгән эшне күчереп алырга рөхсәт итсәң, синең өчен утка керергә әзер. Тик күчерт кенә. Ә бу, киресенчә, ярдәмнән үзе баш тарта... Шулай да нигәдер нәкъ менә шул Розага булышасы килә Фәләхнең, аның ярдәм сорап килүен тели иде. Ник шулай? Хикмәт нәрсәдә? Фәләх моның серенә башта үзе дә төшенә алмыйча йөргән иде. Соңыннан, сигезенче класста, ниһаять, аңлады: ярата икән бит ул әлеге Роза дигән кыз баланы. Карап торышка бер дә алай әллә нәрсәсе юк инде үзенең! Йомры гына, җитез генә, беркайчан да үзенә игътибар юнәлтергә тырышып чәчрәп чыкмый, артыгын сөйләшми торган тыйнак кына, гап-гади бер кыз иде. Төс-бит тә алай чикылдап торган чибәр түгел. Дөрес, ямьсез дип әйтеп булмый булуын. Коңгырт кара күзле, энҗе шикелле ап-ак, тип-тигез тешле, итләчрәк кенә алсу иренле, куе кара кашлы, елмайган чагында ничектер эчтән балкып китә торган мөлаем йөзле ул кызны ничек итеп ямьсезләр чутына кертмәк кирәк?! Әгәр инде буй сынының зифалыгын һәм талчыбыктай сыгылмалылыгын да искә алсаң, икеләнмичә, матур дияргә мөмкин. Фәләхләр мәктәбендә аңардан да сылурак, матурраклар бар иде барын, ләкин аның күңеле нигәдер гел әнә шул тыйнак һәм тырыш Розага тартылды, аны якын итте. Күпме тынгысыз көннәр, күпме йокысыз төннәр үткәрде Фәләх ул кызны үзенә карату өчен! Чын күңеленнән яратуын аңлатырга тырышып, сөйләшеп караган чаклары да күп булды, бик күп хатлар да язды. Бер-ике тапкыр, аеруча илһамланып китеп, шигырь белән дә язып караган иде. Барыбер файдасы булмады: Роза Фәләхкә һаман битараф-салкын булып кала бирде. Бүтән берәрсе белән йөргәне дә сизелми иде үзенең. Аның кебекләрнең инде егетләр белән йөри башлаганнары байтак. Ә моңа — укудан башка берни кирәкми. Барса, атнага бер-ике тапкыр була торган кинога барып кайта да шуның белән — вәссәлам... Шулай да бер тапкыр, Фәләх бик үтенгәч, кинога барып, аның белән рәттән утырды ул. Кинодан соң хәтта өйләренә кадәр озата кайтырга да рөхсәт итте. Фәләх шунда аңа: — Ничек яратып йөргәнемне, синең өчен үләргә дә әзер торганымны беләсең бит инде, Роза. Әйт әле дөресен генә, ник читләшәсең син миннән? Шулай ук сөйкемсез булып күренәммени соң сиңа?! — диде. Мәсьәләне ачыклап, йә тегеләй, йә болай конкрет хәл итмәкче булган иде ул. Ләкин кая анда хәл итү!... Дөрес, кыз аңа кистереп каршы килмәде. — Нигә алай дисең, Фәләх? Мин сине класстагы бүтән малайларны якын иткән кебек үк ихтирам итәм бит! — диде ул, мәсьәләне чамадан тыш гадиләштереп. — «Сөйкемсез» диюең дә урынсыз. Бик беләсең килсә, синнән сөйкемле, синнән чибәррәк егет юк та әле безнең класста! — Алай булгач, тагын ни кирәк? Сиңа ошар өчен, әйт, нишлим мин, Роза? Кыз уйланып калды. Ул нидер әйтергә тели, әмма кыюлыгы җитми иде. — Курыкма, Роза, күңелеңдәген туп-туры әйт. Ни дисәң дә, үпкәләмәячәкмен. Чөнки минем өчен изге син, һәр сүзең кадерле! — Беләсеңме, Фәләх... юк, берни дә эшләргә кирәкми сиңа... Мин сине... болай да яратам. Нәкъ менә шуңа күрә читләшәм дә инде. Һәм ул тавышсыз гына елап җибәрде. Монысы инде Фәләх өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә иде. Мондый чакта кызга ни әйтергә, аны ничек юатырга белмичә, ул югалып калды.

Открыть в Max
25.02.2026, 06:33

Һәлакәт (повесть) Вакыйф НУРУЛЛИН 4. Әти-әниләре шундый хәлле, дәрәҗәле кешеләр булгач, әлбәттә инде, Фәләхне бала чагында да, үсеп җиткәч тә авылда һичкем кыерсытмады. Дөрес, иптәш малайлары белән вак-төяк чәкәләшеп алулар булгалый иде булгалавын. Әмма телгә алып әйтерлек кимсеткәннәрен ул хәтерләми. Әтисе дә, әнисе дә: «Акыллы бул, бала, кеше белән әрләшмә, сугышма, без икебез дә кеше күз алдында эшләүчеләр, безнең янга бөтен авыл халкы йөри, малаегыз алай икән, тегеләй икән дип әйтерлек булмасын», — дип, әледән-әле искәртеп торалар иде. Фәләх үзе дә акылсыз малай түгел: баш бетәрлек итеп теләсә кая чапмый, кирәкмәскә барып тыгылмый, иптәшләре белән чамасын белеп, алдын-артын карап кына уйный, кайбер бушбугазлар шикелле, юкка-барга җикеренми, күбрәк бүтәннәр сөйләгәнне, бүтәннәр мактанганны тыңлап, шуннан үзенә гыйбрәт алып, нәтиҗә ясап тора иде. Шуңа аны малайлар үз компанияләренә бик теләп алалар... Хәер, бу уңайдан, үзе яхшы булган өчен аны шулай хөрмәт иткәннәр дип уйлау бик үк гадел булмас. Элек, Фәләх әле күп нәрсәне тиешенчә аңлап җиткерә алмаган бала чагында гына шулай тоелган ул. Ә менә хәзерге акылы белән уйлап карагач, күренә: юк, почта начальнигы белән кибетче малае булганы өчен теләсә кайсы малай белән дус йөри алган икән ул. Бала чакта тәм-том әйберләргә, төрле уенчыкларга күңел бик кызыгучан була бит. Ә иң күп, иң әйбәт уенчыклар, иң тәмле конфет-прәннекләр Фәләхләрдә була һәм ул аларны нигәдер урамга алып чыгып ашарга ярата торган иде. Шуны күреп, иптәшләре кызыга. «Әз генә каптыр инде?» — дип, аның тирәсендә песи урынына бөтереләләр. Фәләх алай саран малай түгел, булганын кызганмый, еш кына иптәшләре белән бүлешеп ашый иде. Шуңа күрә тегеләр аны беркайчан да диярлек кимсетмиләр, киресенчә, аңа ярарга, аны үпкәләтмәскә тырышалар иде... Ә менә уку мәсьәләсенә килгәндә исә, чыннан да, һич нинди ташламасыз, бары тик үзенең тырышлыгы һәм булдыклылыгы аркасында гына яхшы укыды ул. Аны укыткан укытучылар әле барысы да исән. Теләсә кайсыннан барып сора, берсе дә Фәләх үзенең хәләл көче белән укымады дип әйтмәс. Бу яктан аның әтисе мәсьәләне бик каты куйган: «Бүтән ялгышыңны кичерергә булыр, улым, әмма уку ягыннан йомшаклык күрсәтсәң, миннән рәхим-шәфкать көтмә! Укытучы бүген миннән сорамас әле дип, беркайчан да дәресеңне әзерләмичә барма! Чөнки син укытучы өчен укымыйсың, улым, белем үзеңә кирәк!» — дип, әледән-әле Фәләхнең исенә төшереп тора һәм, укытучылардан да: «Кибетче малае дип таләпне киметмәгез! Унны бетереп, югары уку йортына имтихан тапшырырга баргач, аннан әниең кем иде дип сорамаслар, белем таләп итәрләр! Зинһар, дип әйтәм, дәресләрен ешрак, ныклабрак сорагыз!» — дип үтенә иде... Фәләх моның шулай кирәген үзе дә белеп-сизеп тора һәм әтисенең ышанычын акларга тырыша. Тырыша дигәч тә, ай-һай, башкалардан артык тырышты микән ул? Юк шикелле. Ни өчен дигәндә, укуга Фәләхтән ныграк бирелгәннәр, көнен-төнен дәреслек өстендә утырган укучылар да бар иде алар классында. Бигрәк тә Роза атлы кыз, Фәләхтән калышмаска теләп, ничек кенә азапланмады... Ә Фәләх үзе бер дә алай интегеп утырмый, чөнки укуны ул җиңел үзләштерә, дәрескә дигәннәрне бер-ике кат укып чыгу белән хәтерендә калдыра, соңыннан шартлатып сөйләп бирә ала, өйгә бирелгән мәсьәләне бер утыруда чишә. Шуңа күрә аның кызыклы китаплар укырга да, урамда уйнарга да вакыты бик җитә торган иде. Унынчыны ул көмеш медальгә тәмамлады. Һәм моңа авыл халкы да, укытучылар да, оһо, кибетче белән почта начальнигы үз малайлары Фәләхкә медаль алып биргәннәр, дип гаҗәп-хәйран калып тел шартлатмады. Бик табигый хәл дип кабул ителде бу. Чөнки Фәләхнең гел бишкә генә укуы барысына да мәгълүм, аның математикага аеруча сәләтен инде районда гына түгел, Казанда да беләләр: өч ел рәттән математика буенча республика олимпиадасында катнашып, өчесендә дә алгы урыннарга чыккан егет иде ул...

Открыть в Max
24.02.2026, 06:50

Кичә авылга Фәләх нәкъ шул машина белән барды. Хәзер ул машина кайдадыр һәм ни хәлдәдер — шайтан белгән. Хәер, исән-сау терелеп, төрмәгә эләгүдән котылып кала алса, маңгаена мылтык терәсәләр дә, рульгә бүтән беркайчан да утырмас иде ул... (Дәвамы бар.)

Открыть в Max
Обновлено: 26.02.2026, 15:46:39 | Замеров: 1